Ислам вики
Advertisement


45px Бу тәмамланмаган мәкалә
Монда агым турында тәмамланмаган мәгълүмат саклана
Сез аны төзәтеп, Ислам Викига ярдәм итә аласыз.
45px


Төркем:Агымнар турында тәмамланмаган мәкаләләр

Төркем:Тәмамланмаган мәкаләләр

thumb|196px Шигыйлы́к (гар.شيعة шигъа — «тарафдарлар, төркем, фракция, фирка») — Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үәссәләм нәселе генә мөселманнар өммәтенә башлык - имам булырга тиеш дип санаучы шигый-уникечеләр, алавитлар, друзлар, исмәгыйльчеләр һ.б. күз уңында тоткан гомуми термин. Тар мәгънәдә, кагыйдә буларак, аларга сан буенча исламдагы икенче юнәлеш - шигый-уникечеләрне («шигыйлар-12») генә аңлыйлар. Алар, Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үәссәләмнең варисы итеп, Гали ибн Әбу Талибны һәм аның төп тармак буенча нәселен генә таныйлар (кайсы нәсел, төп икәнлеге турында бәхәсләр бара).

Хәзерге вакытта шигыйлык вәкилләре барлык мөселман илләрендә дә бар диярлек. Иран, Әзербайҗан, Гыйракның яртысыннан артык халкы, Йәмән, Бәһрайн, Ливан халкының ярыйсы өлеше шигый юнәлеше тарафдарлары. Исмаилчыларга Таҗикстанның Таулы-Бадахшан районындагы халыкның күп өлеше, Әфганстанның хәзәриләр дигән халкы керә.

Русияда шигыйлар саны бик аз. Дагыстанда даргиннарның һәм лезгиннарның зур булмаган өлеше, Түбән Идел буендагы кундров татарлары (карагашлар) һәм урыс илендәге әзериләрнең күп өлеше бу юнәлеш вәкилләре.

Гарәп-шигыйларның яшәү урыны - ул дөнья нефть сакланмаларының 70%. Сәгуд Гарәбстанының төньяк-көнчыгыш өлеше, көньяк Гыйрак һәм Иранның Хузистан виләяте турында сүз бара.

Хәзерге вакытта уникечеләр һәм башка юнәлешләр арасында хәл киеренкелек халәтен алгалый.

Иң эре шигый секталары[]

  1. Кайсанилар
  • Мухтарилар
  • Хашимилар
  • Бәяниләр
  • Ризамилар
  1. Зәйдиләр
  • Җарудиләр
  • Сөләйманиләр
  • Салихиләр һәм бутрилар
  1. Имамилар
  2. "Гулат"
  3. Исмәгыйлиләр

Тәгълимат[]

Шигыйлык тәгълиматы биш баганага нигезләнә:

  1. Бер аллалык (Тәүхид).
  2. Гаделлек.
  3. Пәйгамбәрлек.
  4. Имамәт.
  5. Бакый дөнья.

Моны да карагыз[]

Сылтамалар[]



Бу мәкаләдә татар Википедиясеннән мәгълүматлар кулланыла. Чын мәкалә бу адрес буенча урнашкан: Шигыйлек. Мәкаләнең беренче авторларының исемлеген үзгәртүләр тарихында карый аласыз. Бу проектта кебек үк, Википедия мәгълүматлары да Creative Commons Attribution/Share-Alike шартлары буенча тарала.


Төркем:Википедия мәгълүматлары

Төркем:Шигыйлек

Advertisement